

Әлеге салатны әзерләү өчен кирәк була: 2 кг кыяр, 400 г суган, 2 аш кашыгы шикәр комы, 40 мл аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 8 бөртек борыч, петрушка яисә укроп.
Кыярларны, консервлау алдыннан, якынча ике сәгать бозлы салкын суда тотып торырга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә яшелчәләр нык була. Аннан суны түгеп, эшкәртүгә керешәбез. Башларын кисеп алгач, түгәрәкләп турыйбыз, калынлыгы якынча 2 мм. Эре кыярлар булса, ярым боҗралап та турарга була.
Суганны шулай ук ярым боҗралап турыйбыз да, кыяр янына салабыз. Яшелчәле савытка ваклап туралган яшел үләнне салып болгатабыз да 40 минутка сок бирсен өчен алып куеп торабыз.
Икенче этапта барлык продукцияне кәстрүлгә бушатабыз, шунда шикәр комы, аш серкәсе һәм борыч өстибез һәм кабат болгатабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз да, кабымлыкны гел болгатып торып 2-3 минут пешереп алабыз. Кыярлар сары төскә кергәч, плитәдән алабыз.
Салатны стерильләштерелгән банкаларга бушатып, капкачлар белән яхшылап ябып, суынганчы каплап куярга кирәк.