

Тавык ите
Төньяк Каролина университеты галимнәре эксперимент үткәреп шуны ачыклаган: тавыктагы бактерияләр юганда чиста савыт-сабага, кухня җиһазларына, кулларга эләгә. Нәтиҗәдә итне юган кешеләрнең дүрттән бер өлеше кискен эчәк инфекциясе белән зарарланырга мөмкин.
Йомырка
Йомыркаларны алдан юарга ярамый! Аларның кабыгы каты. Ул йомырканың эченә бактерияләр керүдән саклый. Йомырканы юу - саклау механизмына зыян китерә һәм микроблар тарата.
Гөмбә
Әгәр сүз кибеттәге шампиньоннар һәм вешенкалар турында бара икән борчыласы юк. Бу гөмбәләр ябык туфракта үстерелгән. Аларны чиста су астында юыгыз. Ләкин шуны белү мөһим: гөмбәләр үзенә суны сеңдерә. Шуңа күрә аларны суүткәргеч суына батырырга, һәм бигрәк тә табак-савыт юу чараларын куллану һич тә ярамый.
Кызыл ит
Белгечләр кызыл итне юарга киңәш итми: аларны юу бактерияләрнең кухняда таралуына китерә.
Макароннар
Аларны юу нәтиҗәсендә тәме һәм тышкы кыяфәте үзгәрергә мөмкин.