

Нинди җимешләрне бергә кушып повидло ясыйсыз?
Бакчаларда хуш ис. Май аенда гөрләп чәчәк аткан алмагачлар өлгергән җимешләрен коя. Алмалар өлгерде. Быел барлык аолмагачлар җимеш бирмәсә дә, булганын эшкәртеп бетерсәң дә кышка запас мулдан булыр. Ә алма тиз бозыла. Аның белән уңган булырга кирәк. Груша да шундый “көйсезрәк”.
Ә икесен кушып, менә дигән повидло алырга була.
Моның өчен җимешләрне юып, телемләп турагыз. Гомумкүләмнең 30 проценты - груша, 70 проценты алма булсын. Шулай тәмлерәк булыр.
250 грамм күрәгә юып салыгыз да барысын бергә пешерергә куегыз. Өстенә чеметем генә лимон кислотасы сибегез. Ярты стакан су салып, куерганчы, озак кына пешерегез. Аннары 1 килограмм катнашмага 800 грамм исәбеннән шикәр комы салып, эрегәнче кайнатыгыз. Суынгач, блендр белән изегез. Банкаларга тутырыгыз һәм бу тәмле сый белән рәхәтләнеп хушланыгыз. Кышка да калсын дисәгез, күбрәк ясагыз.
Фото: Лефуд.