

Табиб-терапевт һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева һәм аның коллегасы, иммунолог Андрей Продеус “Жить здорово!” программасы эфирында грейпфрут суты черкиләрне куркыта, дип белдерде.
Продеус русиялеләргә кешеләрне ана черки тешләвен искә төшерде. “Грейпфрут, әфлисун суты, гомумән цитруслы сутлар составында нуткатон дип исаемләнгән матдә бар. Ана черкиләрне нәкъ шушы матдә куркыта, ди. Югарыда язылган җимешләрдән ясалган бер стакан сут эчү дә җитә”, – ди Продеус. Составында нуткатон булган канны черкиләрнең эчәсе килмәячәк, имеш.
Малышев сүзләренчә, черкиләрне шулай ук кокос һәм ылыс исе куркыта. “Кокос исе килгән, составында кокос мае булган сабын да черкиләрне куркытачак”, – дип сөйли табиб.
Чыганак: lenta.ru