Файдалы киңәшләр
7 август 2023, 08:41

Яшел чәйне күпме эчәргә ярый?

Яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим. 

oilsessential.ruoilsessential.ru
oilsessential.ru

Яшел чәйнең организм өчен файдасы күп, ул витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Бу инде аның әзерләү алымнарына бәйле. Яшел чәйнең яфраклары эссе пар белән эшкәртелә, шуңа файдалы матдәләр үз сыйфатларын югалтмый.

Файдасы:

- Яшел чәй ашкайнату эшчәнлеген яхшырта һәм ашказаны суты кислоталылыгын арттыра, шлаклардан чистарта һәм майны эретү сыйфатына ия:

- эшкә сәләтлелекне арттыра, көч-куәт өсти, хәтерне яхшырта һәм нерв системасын ныгыта, стресска каршы торырга ярдәм итә;

- калкансыман бизнең эшчәнлеген яхшырта, ялкынсынуларга каршы торырга, инсультан соң баш мие эшчәнлеген тергезергә ярдәм итә, тешләрне кариестан саклый, шешенүләрне киметә, атеросклероз барлыкка килүгә каршы тора һәм кан тамырларын чистарта.

Күпме эчәргә?

Балны күп ашасаң, ачы була башлый дигәндәй, яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим. Ләкин монда да карашлар икеле. Азия белгечләре тәүлегенә литр ярым эчүгә дә каршы түгел, ә көнбатыш коллегалары 750 миллилитр җитә, диләр. Мондый аермалык азыкка карата гореф-гадәтләргә дә бәйле, мөгаен. Аннары, чынаягыңның нинди булуы да роль уйный. Кытай һәм японнарның чынаягының күләме 50 миллилитрдан артмаса, без 200лесе белән эчәргә күнеккән.

Касә һәм литрларга бәйле боталчыклардан качу өчен табиблар аерым формула белән исәпләргә тәкъдим итә. Яшел чәйнең бер кешегә тәүлек нормасы 10 грамм коры үләннән артмаска тиеш.

Әйтик, 1 чәй калагына 2 грамм үлән сыя дип исәпләсәк, көненә 5 чынаяк чәй килеп чыга. Тикшерүләр күрсәтүенчә, көненә 5 касә яшел чәй эчүчеләрнең гомер озынлыгы, калганнарныкына караганда, 16 процентка озая.

Зыяны бармы?

Белми эчсәң, дару да агуга әйләнә, диюләре дөрестер. Чәй эчүнең дә кагыйдәләре бар. Шуларның иң мөһиме – кичәге чәйне бүген эчәргә ярамый. Озак торган заваркада ачу процессы башлана, анда таркалу продуктлары – кофеин һәм пурин концентрациясе арта. Ягъни яраклылык срогы чыккан пешкән чәйдә организм өчен зыянлы процесслар башлана.

Икенчедән, сатудагы чәйләрне игътибар белән сайлау мөһим. Ә иң яхшысы – үзең белгән үләннәрне җыеп киптерү.

Шунысы да бар: чәй – ул су түгел. Организмга чиста су һәрвакыт кирәк. Шуңа чәйне су урынына эчү дөрес түгел, ди табиблар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас