Файдалы киңәшләр
6 август 2023, 12:51

Алдагы ике көнгә әзер булыгыз!

Нәрсәгә дисезме?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Быелгы җәй үз характерын ныклап күрсәтергә булды шикелле. Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, алдагы ике көндә дә эссе булачак.

7 августта, дүшәмбе, урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Яшен булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исә. Яшен вакытында көчәя. Термометр баганалары төнен +13, +18 градус тирәсендә торса, көндез +25, +30 градуска кадәр күтәреләчәк.

8 августта, сишәмбе, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Гомумән, бу көнне дә һава торышы дүшәмбегә охшаш булачак. Һава температурасы шулай ук +30 градуска кадәр менәчәк.

Шулай булгач, эссе көннәр дәвам итәчәгенә әзер булырга кирәк. Ни дисәң дә, мондый эсселекнең сәламәтлеккә йогынтысы юк түгел.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас