Файдалы киңәшләр
2 август 2023, 14:31

Аш-су бүлмәсе таза булсын дисәгез...

Әле җиләк-җимеш өлгергән чор.

Аш-су бүлмәсе таза булсын дисәгез...Аш-су бүлмәсе таза булсын дисәгез...
Аш-су бүлмәсе таза булсын дисәгез...

Аш-су бүлмәсендә иң пычрак урында кайда дисезме! Белгечләр раславынча, иң пычрак урын раковина.
Раковина өслегендә эчәк таякчыгы, листерия, сальмонелла һәм башка куркыныч организмнар яши дип раслана. Шуның өчен раковинаны көненә берничә тапкыр төрле дезинфекцияләү чаралары белән тазартырга, аннары таза су белән җентекләп юып төшерергә кирәк. Әйткәндәй, әле җиләк-җимеш өлгергән чор. Аларны да раковинага салып юарга яратабыз. Билгеле сәбәпләр аркасында аларны раковинага салырга ярамый.
Табак-савыт юу губкалары зарарлы микрорганизмнар җыелган тагын бер предмет. Аны атнасына кимендә бер тапкыр алыштырырга киңәш итәләр.
Аш-су бүлмәсе һавасын тазарту корылмасы (вытяжка) шулай ук зарарлы микрорганизмнарында үзендә туплый. Аны яхшы итеп юарга кирәк. Вытяжка озаграк хезмәт итсен дисәгез, аны май таплары һәм тузан басып китүенә юл куярга ярамый. Аш-су бүлмәсен тазартканда вытяжканың капкачын ачып, эчендәге фильтрларын тазартырга, рәшәткәсен сабынлы суда юып, таза белән чайкатырга кирәк.

Фото ok.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас