Файдалы киңәшләр
25 июль 2023, 06:53

Кышын йомырканы ничек саклап була?

Күпләр йомырка салучы тавыкларны җәен генә асрый. 

“ВКонтакте” челтәрендә Татарстанда яшәүче уңган-булган Тәския ханым Вәгыйзовага ничә ел элек язылганымны хәтерләмим дә. Аның төрле рецептлары, киңәшләреннән ничә ел инде кулланам. Сезгә дә берсен язып үтәргә булдым. Йомырканы кышын ничек сакларга дигән сорауга җавап бирә ул.

“Һәрбер пешекче, һәрбер кулинар, һәрбер чәкчәкче, һәрбер торт пешерүче моны белә. Җәй көне йомырка күп булганда блендер белән болгатып, йомыркаларны туңдыра торган капчыкларга яисә контейнерларга салып, туңдырып куярга мөмкин. Мин үзем йөздән артык йомырка туңдырып куям. Мәсәлән, ун йомырка – чәкчәккә, биш йомырка – тукмач басар өчен. Тугламыйча (сытып, әлбәттә. – Авт.) торт өчен туңдырырга була. Азрак җеби төшкәч, агын алам, аны күпертәм, сарысын бисквитка тотам, сарысы бик җайлы алына. Менә шушындый ысул кышын каян йомырка алыйм икән дигәндә бик җайлы”, – дип үзенең сәхифәсендә видео урнаштырган Тәския ханым. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас