Файдалы киңәшләр
24 июль 2023, 08:11

Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгар киңәшләр

Кулдагы балык исен бетерү өчен, башта сабын белән юыгыз. Аннары лимон кисәге алып, согын кулга сылагыз, бераздан юыгыз.

Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгар киңәшләрАш-су бүлмәсендә кирәге чыгар киңәшләр
Аш-су бүлмәсендә кирәге чыгар киңәшләр

1.Токмач пешкән суны нишләтәсез? Күбебез түгә, шулаймы?  Ә бит аның  файдасын да күрергә мөмкин.

*Коймак камыры әзерләгәндә сөткә бераз гына шул суны кушсаң, коймак күпереп, бик йомшак һәм тәмле булып пешәчәк.

* Фасоль яки борчакны җебетәбез. Кузаклылар үзенчәлекле тәмле тәм сеңдереп, тизрәк пешәчәк.

* Суытып, гөлләргә сибәбез. Ләкин су тозлы булмаска тиеш! Сыеклыктагы крахмал гөлләрне тукландыра.

* Савыт-саба юу өчен кулланабыз. Майлы таба яки башка савытны токмач «шулпасы»на салып, бераз тотарга кирәк. Крахмал майны бик яхшы эретә.

 

  1. Ак ипи белән кара ипине бер савытта саклыйсызмы? Юкка...

*Кара ипи белән сакласаң, ак ипинең тәме бозыла.

Ак ипи – бодай икмәге белән кара ипи – арыш икмәге бер-берсеннән тышкы ягы белән дә, тәме белән дә аерыла. Кара ипинең хуш исе көчлерәк була. Шуңа күрә кара ипи янында торган ак ипигә дә арыш икмәге исе сеңә. Бодай икмәгенең үз исе калмый. 

*Ак һәм кара ипиләрнең дымлылык күрсәткече дә төрле була. Шуңа күрә арыш икмәгендә дә, ак батонда да гөмбәчек барлыкка килергә мөмкин.

 

3.Җәй көне дә ашамасаң, елга-күл балыкларын кайчан ашыйсың инде? Үзе тәмле дә ул, менә исе...

*Балык суыткычта озак торса, аның исе кала. Шуңа күрә ике стакан суга биш аша кашыгы аш серкәсе кушып болгатыгыз һәм шул эремә белән суыткычны сөртеп алыгыз.

*Кулдагы балык исен бетерү өчен, башта сабын белән юыгыз. Аннары лимон кисәге алып, согын кулга сылагыз, бераздан юыгыз.

*Балык пешергәч, духовкадагы исне бетерү өчен башта юыгыз, аннары аш серкәсе эремәсе белән сөртегез. Җилләтергә онытмагыз!

Фото: sovkusom.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас