

Аны кая бәйләргә? Сыналган киңәшләр! Хәзер үк шулай эшләгез!
Бу эссе көннәрдә юеш яулык белән кояш куырудан котылып калып була икән. Менә японлылар нишли икән...
Японлылар “антишарф”, ягъни муенга юеш яулык салып, эсседән котыла. Аны икенче төрле «японнар кондиционеры» дип тә атыйлар.
Япон гравюраларында муеннарына ак яулык салган ирләрне яки хатыннарны күргәнегез бармы? Бу эстетика өчен генә эшләнми, башның чүкрә өлешендә, йокы артерияләре турында биологик зоналар бар, шуларны суыту барлык организмны суытып була.
Бу шәп «кондиционер»га ия булу өчен ак чиста яулык алыгыз һәм аны салкын суда чылатып, муеныгызга бәйләп куегыз. Биш минут узуга рәхәт җиләслек тоярсыз.
Яулык ап-ак булмаса да ярый, аксыл төстә булсын. Караңгы төсләр кояшны тарта һәм тиз кибәчәк.
Яулык кипкән саен аны чылатып торыгыз.
Көн эссесендә каядыр барсагыз, йөреп кайткач та бәкәл сөягенә кадәр аякларыгызны юыгыз, рәхәт булып китәр. Анда да эссене киметер биологик актив нокталар бар.
Әйткәндәй, яулыкны ылыслы концентратта чылатып алсагыз, икеләтә нәтиҗәле булыр – нарат, чыршы урманында йөргәндәй хис итәрсез.
Аякларыгызга, югач, ылыслы лосьон сөртеп куегыз.
Бу киңәшләр сыналган! Үзегезне саклагыз, дуслар!
Фото: faz.net