

Белгеч, иң тәү чиратта, эсседә бозлы эчемлекләр эчмәскә киңәш итә. Салкынча су һәм бүлмә температурасындагы яшел чәй эчү файдалы. Эсседә бозлы эчемлек җиңеллек китерә сыман. Әмма вакытлыча гына. Чөнки соңыннан хәлсезлек, арыганлык хисе баса башлый. Чөнки бозлы су ашказанында спазм тудыра, ул исә вегетатив нерв системасы эшчәнлеген бозуга китерә, дип кисәтә табиб.
Данилов фикеренчә, иң яхшысы контраст душ кабул итү. Ул хәл кертә. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, битне салкын су белән юарга, кулларны терсәккә кадәр юешләргә һәм муенга юеш чүпрәк салырга кирәк. Шулай ук җиңел физик кунекмәләр үтәү дә җиңеллек бирә алачак. Чүгәләүләр һәм аяк-кулларны селкетү кан әйләнешен яхшырта һәм көч бирә. Ләкин эссе капкан очракта (аның беренче билгеләре: йөрәкнең еш тибүе, нервлану, күз аллары караңгылану) ятып торырга һәм башка салкынча компресс салырга кирәк.
Әйткәндәй, табиблар эсседә томат суты һәм минераль су эчүне дә хуплый. Менә шушы гади генә киңәшләр җәйге челләдә яхшы кәефне һәм көчне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Фото:fontaner.ru