

Без чәйне кибеттән алырга гадәтләнгән инде. Ә табигатьтә үсә торган иван-чәйнең файдасын күпләр белми дә торгандыр. Ул күбрәк елга үзәннәре, инеш, урман кырыйлары, шулай ул юл буйларында үсә торган үсемлек.
Чәчәк ату чоры –июль, август айлары. Менә шул вакытта аны җыярга киңәш ителә. Кайбер бакчачылар аннан дару да ясый. Ләкин ул чакта алар аның тамырын һәм ботагын кулланалар.
Иван-чәй үзенә күп файдалы элементларны туплаган.
-Иммунитетны яхшырта;
-Анда витамин С бик күп(гөлҗимешкә караганда да күбрәк);
-Кеше организмына кирәкле микроэлементлар: тимер, магний, натрий, марганец, бакыр, калий, никельны үзенә туплаган;
-Тән температурасын төшерү өчен менә дигән дару;
-Кан йөрешен җиңеләйтә;
-Аксым матдәсе күп, организмда бик җиңел үзләштерелә һәм кешегә энергия бирә. Шуңа да аны урман кисүчеләр, аучылар ярата.
Шулай ук, кан басымын яхшырта һәм тынычландыру үзлекләренә ия ул. Шуңа да карамастан, аны чамасын белеп кенә эчәргә кирәк.
Иван-чәйне әзерләү бик гади. Гадәттә алар төркем-төркем булып үсә. Җыйганда зыян китермәс өчен яфраларын сыдырып- сыдырып җыярга кирәк. Бу киләсе елларга да үсемлек үсәр өчен эшләнә. Җыеп алып кайткач, чиста урынга таратып куярга кирәк. Бер төнгә калдырсаң яхшырак. Икенче көнне иттарткычтан чыгарасыз һәм берәр атна киптерәсез. Соңыннан савытларга тутырып кышкылыкка алып куясыз. Менә шундый гади, ләкин бик файдалы чәй. Нәкъ шундый ук юл белән кара җиләк яфракларын, хәтта каен җиләгенең тамыры белән ясалган чәйне дә ясарга була. Кышка менә дигән витамин.