Файдалы киңәшләр
7 июль 2023, 06:31

Тлядан котылуның тагын да бер ысулы

Иртә яздан интектерә бу корткычлар бакчачыларны...

Дача участоклары хуҗаларына аракы ярдәмендә тля белән көрәшергә тәкъдим итәләр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бу корткыч  тиз арада үрчи һәм хәтта  җиләк-җимеш агачларына да зыян китерә ала. Корткычлардан котылу өчен составында аракы булган эремә әзерләргә киңәш иткәннәр. Моның өчен ун литр су  тутырылган чиләккә, ике аш кашыгы водород перекисе һәм ике аш кашыгы аракы салып болгатырга кирәк. Шуннан соң килеп чыккан эремә  белән яшелчәләрне эшкәртергә мөмкин.

Белгечләр бакчаларда тлядан бөтнек,   сарымсак, суган һәм ромашка ярдәмендә котылырга киңәш иткәннәр. Алар әйтүенчә, бу үсемлекләр әлеге бөҗәкләр өчен агулы һәм шуңа күрә аларны куркыталар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас