Файдалы киңәшләр
2 Июля 2023, 16:17

Сез дә варенье кайнатканда ак май саласызмы?

Мин бу ысул турында яңарак кына ишеттем әле. 

Варенье кайнатыр өчен төп ингредиентлар бар хуҗабикәләргә дә билгеле. Болар, гадәттә, җиләк-җимешләр, су, шикәр, кайчагында лимон кислотасы.

Әмма күп рецептларда ингредиентлар составында ак май да бар. Күп хуҗабикәләр вареньеның майсыз да тәмле булуын әйтә. Һәм алар хаклы да. Әмма май  киң таралган проблеманы хәл итәргә булыша.

Күргәнегез бардыр, кайнатма кайнап чыккач та, күбекләнә башлый. Аннан котылыр  өчен вареньены даими рәвештә бутап торырга, күбеген җыярга кирәк. Һәм бу очракта ак май булыша да. Ул күбек барлыкка килүне туктата, булган күбекне дә юкка чыгара.

Күп май кирәкми бу очракта. 10 грамм ак май җитә. Мин шул рәвешле ике төрле кайнатма кайнаттым, чыннан да  вареньеның тәменә бернинди йогынтысы да юк. Ул шулай ук татлы һәм тәмле килеп чыга. 

Чыганак: belnovosti.by

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас