Файдалы киңәшләр
17 июнь 2023, 17:50

Киселгән икмәк сатып алмагыз!

Сәламәтлек өчен ул зыянлы. 

Киселгән икмәк сатып алмагыз!Киселгән икмәк сатып алмагыз!
Киселгән икмәк сатып алмагыз!

Кибетләрдә хәзер ипинең нинди төрләре генә юк. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен хәтта телемнәргә киселгәннәре дә бар. Сүзебез нәкъ шундый икмәк турында булачак.

Чынлап та, бигрәк рәхәт инде ул телемләп киселгән ипине сатып алып ашау. Бигрәк тә табигать кочагына чыкканда, юлда уңайлы - ачтың да ашадың. Тик, табиблар мондый ипине сатып алырга киңәш итми. Чөнки полиэтилен пакетларда киселгән ипи тизрәк күгәрә. Җитештерүчеләр дә, тиз бозылганга күрә, мондый икмәкне консервантлар белән эшкәртәләр, ә ул сәламәтлек өчен зарарлы.

Шуны да белү мөһим - җитештерүчеләр ипи кисә торган корылмаларын махсус май белән эшкәртәләр, һәм экономия өчен сыйфатсыз майлар кулланалар. 

Фото: dreamstime.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас