+21 °С
Болытлы


Дуслар, сез ашарга пешергәндә тәмләткечләр кулланасызмы? Тәмләткечләр кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Мәсәлән, көн саен бер теш сарымсак ашау "начар" холестеринны 9%ка киметергә мөмкин.Аны ризыкка кыргычтан үткәреп кушарга мөмкин.
Шулай ук ризыкларны кара борыч, куркума, имбир, кориандр һәм корица белән тәмләтергә киңәш ителә. Бу тәмләткечләр ялкынсынуга каршы үзлекләре белән билгеле һәм холестерин дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә ала.