Файдалы киңәшләр
16 июнь 2023, 06:23

Шикәрдән баш тартканга өч атна үткәч...

Организм яшәрә, тән тиресе матурлана. 

Шикәрдән баш тартканга өч атна үткәч...Шикәрдән баш тартканга өч атна үткәч...
Шикәрдән баш тартканга өч атна үткәч...

Чәйгә шикәр салып, кәнфит, печенье, торт белән эчәргә яратасызмы? Татлы ризыклар сәламәтлек өчен зыянлы булуын белсәк тә, аңардан баш тарту авыр шул.

Әгәр шикәр ашамый башласаң, ике-өч атнадан бит тиресенең шомарып киткәнен сизәрсең. Әгәр сыткылар да булса, ике тапкырга диярлек кимегәнен күрерсең.

Шикәр биттә генә түгел, тәннең башка урыннарында да ялкынсынуына китерә. Мәсәлән, American Journal of Clinical Nutrition журналында басылган тикшеренү нәтиҗәләре буенча, татлы газлы эчемлекләрдән баш тарту тәндәге бетчә һәм сыткыларны 87% ка киметә, ди.

Канда шикәр күләме күпкә күтәрелеп китә икән, ул диабет та китереп чыгарырга мөмкин, сәламәтлек белән бәйле башка җитди проблемалар да тудыра. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары юллары авырулары, бөерләр эшчәнлегендә тайпылышлар, һәм хәтта инсульт та. 

Шуңа күрә, шикәр чире белән авырсаң да, авырмасаң да, кандагы шикәр күләмен гел контрольдә тотарга кирәк. Мөмкин кадәр татлы ризыклардан баш тарту- сәламәтлеккә файдага гына. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас