

Җиләк чоры башланып тора. Кайсы урыннарда җиләкләр өлгерде дә инде. Алда безне кура җиләк, чия, карлыган һәм башка җиләк-җимеш көтә. Димәк, кыш буена җитәрлек витаминнар тупларга була.
Әмма җиләкләрне дә чамасыз кулланырга ярамый, дип киңәш итә белгечләр. Туклануның фәнни-тикшеренү институты киңәшләре буенча, көненә 600-800 грамм яшелчә-җимеш ашау норма дип исәпләнә. Ләкин аларны яхшы итеп чәйнәп йотарга кирәк.
“Җиләк-җимешне артык күп ашауның җитди зыяны юк. Аларда су һәм клетчатка бик күп, шуңа эчәкләр активрак эшли башлый. Шулай да алар ашказаны-эчәк авыруларын көчәйтеп җибәрергә һәм диареягә китерергә мөмкин”, – ди Гастроэнтерологларның фәнни оешмасы президенты Леонид Лазебник.
Ни дисәң дә, чама хисен югалтмау хәерле.