

Бакчада эшләп кергәч аяк үкчәсен ничек агартырга берничә киңәш тәкъдим итәбез:
*Иң очсызлы һәм нәтиҗәле ысул - глицерин + 9% лы уксус, шул катнашманы үкчәгә сөртеп, пакет белән каплап, йоклар алдыннан оек киеп куярга. Бер атнадан үкчәгез ялт итәчәк. Аннан соң атнага бер ясасагыз җитә.
*Бакчага чыкканда глицерин+уксус сөртеп, мешок һәм оек киеп чыксагыз, кергәч юып, крем сөртеп кенә куясы була.
*Тозлы кыярны урталай ярып, кичен аяк табанына куегыз, пакет киегез. Иртән табан ялт итеп торачак.
*Сыворотка, эремчек суы агарта, бәйләргә дә кирәкми, кайнарлатып тыгып утырасың аякларны.
*Таска җылымса суга бер-ике аш кашыгы сода салып утырсагыз да йомшара, тиз юыла.
*Кер сабыны ышкып, пакет киеп куясыз. Носки киеп эшләрегезне эшлисез. Аннан салып, юып, пемза белән чистартасыз.