Файдалы киңәшләр
9 июнь 2023, 18:20

Сәламәт булыйм дисәң...

Чикләвекнең файдасын беләсезме?

Сәламәт булыйм дисәң...Сәламәт булыйм дисәң...
Сәламәт булыйм дисәң...

Табиблар чикләвек куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычын киметергә мөмкин дип саный

1. Миндаль. Табиблар йөрәк авырулары белән авыручыларга атнасына кимендә 60 грамм миндаль ашарга киңәш итә. Миндаль фосфор, калий һәм тимергә бай.

2. Кешью. Бу чикләвек иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм хәтта теш сызлауын баса. Көнгә 20 кешью куллансагыз, сезнең организмга бер тәүлеккә җитәрлек тимер керәчәк. Чикләвекне кулланыр алдыннан җиңелчә кыздырып алырга кирәк.

3. Фисташкалар - түбән калорияле, минералларга, витаминнарга бай, әмма алар белән аеруча мавыгырга кирәкми. Өлкән кеше өчен тәүлек нормасы нибары 15 чикләвек. Аш кайнату тракты, сулыш юллары, аз канлылык авыруларын дәвалауда ярдәм итә, авырлы хатын-кызларның токсикозы булганда кулланалар, фисташка ир-атларның репродуктив сәләтен арттыра.

4. Фундук. Аңарда күп микдарда А һәм Е витаминнары бар, ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иң яхшысы аны кыздырмый куллану.

5. Әстерхан чикләвеге.Ул  аз канлылыктан, нерв системасы, йөрәк һәм ашказаны авыруларыннан ярдәм итә. Даими куллану ир-атларны җенси көчсезлектән саклый.

6. Кедр чикләвеге. Бу чикләвек витаминнар, макро - һәм микроэлементларга бай булуы белән аерылып тора. Бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы. Таза кешеләргә кедр чикләвеге куллануны чикләргә кирәк.

7. Бразилия чикләвеге. Көненә 2 чикләвек ашасагыз организм тәүлеклек селен нормасын алачак. Аның җитмәве вакытыннан алда картаюга китерә. Моннан тыш, чикләвекләр сезгә дәрт һәм энергия, матур, саф тире бүләк итәчәк һәм йөрәк, онкология авыруларының куркынычын киметәчәк.

8. Кокос. Җирдә иң зур чикләвек — кокос чикләвеге. Бер чикләвекнең авырлыгы дүрт килограммга җитәргә мөмкин. Кокос тәмле генә түгел, файдалы да. Бу чикләвектә В төркеме витаминнары, макро - һәм микроэлементлар күп. Иммунитетка, күрү сәләтенә, ашкайнату системасына, калкансыман бизнең эшенә яхшы йогынты ясый.

9. Арахис. Ул антиоксидант буларак билгеле. Арахис күзләр күрүен, колак ишетүен һәм хәтерне яхшырта.

Сәламәт булыгыз!

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас