Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 июнь 2023, 12:00

Угы да тәмле

Сарымсак угы кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә.

ru.pinterest.com
Фото:ru.pinterest.com

Кемнәрдер сарымсак укларын маринадлый, кемнәрдер шул килеш кенә туңдыргычка куя. Иттарткыч аша чыгарып тоз һәм сыекмай белән болгатып куючылар да бар.

Сарымсак угы шифасы:
-кан составын яхшырта,
-инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә ,
-иммунитетны ныгыта,
-С, А, В6, В12 витаминнарына бай,
-организмның картаюын акрынайта
-токсиннардан чистарта,
-эчәклекне паразитлардан арындыра,
-яман шешне дә кисәтә,
-аппетитны яхшырта,
-ашкайнату системасын җайга сала.

Салкын ингаляция. Сарымсак угын блендерда ваклап, 10 минут чамасы шуның хуш исен сулап утырабыз. Болай эшләгәндә сулыш юллары чистара, организмдагы бактерияләр юкка чыга.

Йөрәк авыртканнан. Бер стакан суга 1 аш кашыгы ваклап туралган сарымсак угы салып, 5 минут кайнатасыз да, банкага салып, бүлмә температурасында 1 сәгать төнәтәбез. Йөрәккә шифасы булсын өчен әлеге төнәтмәне ашаганнан соң көнгә өч тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәргә кирәк.

Тынычлану өчен. Сарымсак угын шул килеш кенә өзеп ашау да файдалы. Нерв системасы өчен файдалы В1, В2, С һәм никотин кислотасына бай булганлыктан, ул кәефне күтәрә, хроник арыганлыкны бетерә. Баш мие дә яхшырак эшли башлый.

Сарымсак угын маринадлау рецепты.

Сарымсак укларын юарга һәм турарга кирәк. Суда 10-15 минут пешереп алырга, артык пешермәгез. Маринад өчен 1 литр су, 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе кирәк булачак. Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә кирәк. Аннары банкаларга сарымсак укларын салып, кайнар маринад агызып, капкач белән каплап куясыз. Маринадланган сарымсак угы бәрәңге боламыгы, карабодай, токмач белән бик тәмле була.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: