Файдалы киңәшләр
7 июнь 2023, 06:45

Юып ашагыз!

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр эчәк агулануга сәбәпче булырга мөмкин.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Июнь башында җәйге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, шулай ук саф һавада ашау сезоны башланды. Кибет киштәләрендә һәм урам кибетләрендә башка илләрдән китерелгән яшелчәләрне очратырга мөмкин. Шул ук вакытта табиблар юылмаган яки искергән  ризыкның, бигрәк тә эссе вакытта, эчәк агулану чыганагы була алуын кисәтә.

Җәй көне кайнатылган су яки шешә суы гына эчү яхшырак. Билгесез чыганаклардан су кулланудан сакланыгыз.

Азык-төлек саклау кагыйдәләрен һәм срокларын, шул исәптән өй суыткычларында саклау тәртибен үтәгез.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда, аның тышкы кыяфәтенә, исенә, төсенә һәм консистенциясенә игътибар итәргә кирәк. Җимешләрнең төсе бу төргә хас булырга тиеш, бозылу һәм череү билгеләре булмаска тиеш, кабыгы зарарланмаска тиеш. Җитлеккән җимешләр көчле хуш ис белән аерылып тора. Черегән, бозылган, яшелчә, бакча культуралары һәм җиләк-җимешне кисеп,яки кабыгы бөтенлеген бозып сату тыела.

Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак,  бигрәк тә бәдрәфкә барганнан соң, яхшылап юарга онытмагыз. Әлеге гади кагыйдәләрне үтәгәндә, сәламәтлегегезне саклап калырга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас