Файдалы киңәшләр
3 Июня 2023, 09:23

Юкә чәчәге кандагы холестеринны киметә

Югары кан басымын да төшерә. (Рецепт) 

Юкә чәчәге кандагы холестеринны киметәЮкә чәчәге кандагы холестеринны киметә
Юкә чәчәге кандагы холестеринны киметә

Юкә чәчәге салкын тигәндә бик яхшы тирләткеч чара булып торуын, төнәтмәләре микробларга, ялкынсынуга каршы һәм йомшарткыч үзлекләргә ия булуын да беләбез. Юкә чәчәген шулай ук холестеринны киметергә ярдәм итә. Аңарда эфир мае, флавоиоидлар, сапониннар, дуплау матдәләре, каротин, аскорбин кислотасы бар.

Бу матдәләр холестерин дәрәҗәсен киметергә һәм кандагы "яхшы" холестерин күләмен арттырырга ярдәм итә.

Моннан тыш, юкә чәчәге чәе иммунитетны күтәрә, югары кан басымын төшерә организмнан кирәкмәгән тозларны чыгара һәм шешенүдән котылырга ярдәм итә.

Юкә чәен болай эшлиләр:

термоска 2 чәй калагы юкә чәчәге,

1 чәй кашыгы кычыткан,

бер-ике ботак сельдерей,

20 гр имбир тамыры,

1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый),

1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас