

Кичә, 1 июньдә, су коену сезоны ачылды. Шуның белән бергә коткаручыларның да эше артты.
Башкаланың гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре беренче көнне үк Уфада Агыйдел буенда “Солнечный” пляжында 29 яшьлек егетне коткарган.
“Баймак районыннан башкалага килгән кунак дуслары белән Агыйдел буенда ял итәргә булган. Эсселектән качарга теләп, ул су керергә уйлаган. Әмма елганың су коену өчен тәгаенләнгән урыны егеткә аз булып тоелган, күрәсең – ул буйкалардан ары чыгып йөзә башлаган. Ләкин су керү зонасыннан ераграк киткән саен егетнең хәле бетә башлаган. Коткаручылар аның бата башлавын күреп, ярдәмгә ашыккан”, – диләр ведомстводан.
Ярый коткаручылар вакытында өлгергән. Алар егетне дуслары янына чыгарган. Медицина ярдәме кирәкмәгән.
Әлбәттә, бу эссе көннәрдә күпләр елга-күл буйларына ашыга. Әмма махсус җиһазландырылган урыннарда гына су коену хәвефсез икәнлеген истән чыгармасак иде.