

Яшь барган саен күзләр начаррак күрә башлый. Ләкин моның белән килешеп, күзлеккә күчәргә ашыкмагыз. Мәсәлән, нарат ылысы "утыра" башлаган күзләр өчен файдалы.
Аның энәләрендә B1, B2, B3, B6, H, E, K, P, PP витаминнары, алюминий, тимер, каротин, кобальт, марганец, бакыр, фитонцидлар, эфир майлары бар.
Менә бу рецепт күрү сәләтен яхшырта һәм күз мускулларын ныгыта.
5 аш кашыгы вакланган нарат ылысын 2 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдырыгыз.
Ашаганнан соң көненә 3-4 тапкыр 2 аш кашыгы эчәргә кирәк.
Сәламәт булыгыз!