Файдалы киңәшләр
1 июнь 2023, 12:25

Туклану режимын үтәгез

Эч кату белән интексәгез нишләргә?

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Аннан-моннан гына ашап алу, туклану режимы бозылу, аз хәрәкәтләнү, суны аз эчү, стресс эчәклектә уңайсызлык ­китереп чыгара һәм шуның белән эч кату проблемасы башлана. Дару күп эчүчеләргә дә бәдрәфкә йөрү проблемага әйләнә.

Шушы хәлгә калмас өчен нишләргә?

*Туклану рационын дөресләгез.

*Җи­ләк-җимештән ясалган салатны аерым ашагыз.

*Итне макарон яки бәрәңге белән түгел, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр белән ашагыз.

*Сөтне һәм кефирны иписез генә эчегез, чөнки крахмаллы ризык аксым белән ярашмый.

*️Яфраклы яшел яшелчәләр ашагыз.

*️Күп итеп җимеш сулары эчегез.

*️Күп итеп су эчегез.

*️Баллы әйберләрдән тыелып торыгыз.

*️Көнгә 3-4 хөрмә җимеше ашап куегыз, ул клетчаткага бай һәм организмны шлакларны чистарта.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас