Файдалы киңәшләр
31 Май 2023, 06:10

Ни өчен чәч коела?

Витаминнар җитмәү дә сәбәпче булып тора.  

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Көненә 50-100 чәч бөртеге коелса, бу - гадәти күренеш. Әгәр инде аны тараганда күбрәк чәч коелуын сизсәгез, димәк, борчылырга сәбәп бар. Чәч коелуның сәбәпләре бик күп төрле: гармональ үзгәрешләр, кайбер төр дарулар куллану аркасында, стресс, көн режимы бозылу, дөрес тукланмау булырга мөмкин

*Организмга витаминнар, минераллар җитмәгәндә дә тире, тырнаклар, чәч структурасы начарлана.

*­Организмга тимер җитмәсә, гемоглобин синтезы начарая. Баш тиресендә кан әйләнеше начарланып, әлеге күренеш аркасында чәч коела башлый.

­*С витамины организмда күп процессларны көйли. Чәчкә, тырнакларга мөһим булган коллагенның бүленеп чыгуын тәэмин итә.

*­Биотин ­ чәч структурасын яхшырта, үсүен тизләтә.

*­А витамины чәч суганчаларын тукландыра. Аның корылыгы белән көрәшә.

­*В витамины - нерв системасына файдалы, стресс аркасында чәчнең коелуын киметә һәм үсүен тизләтә.

*­Кальций. Яшь барган саен организмда кальций кими. Кальций азайган саен чәчләр сына, икеләнгән чәч очлары барлыкка килә башлый.

Чәчләр сәламәт булсын дип, күп дозада витаминнар кабул итә күрмәгез. Болай организмга тагын да зыян салырга мөмкин. Организмга күп витамин яшелчә, җиләк-җимеш белән керә. Шуңа күрә күбрәк яшелчә, җимешләр, сөт продуктлары, ярмалар ашарга тырышыгыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас