Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 Май 2023, 12:03

Бу 5 ризыкны көн дә ашарга кирәк

Ә сез ничек тукланасыз? 

Бу 5 ризыкны көн дә ашарга кирәк
Бу 5 ризыкны көн дә ашарга кирәк

Билгеле эндокринолог Зөһрә Шәрип кызы Павлова һәркемнең рацонында булырга тиешле 5 ризыкны атады.

"Сәламәтлек өчен мөһим булган азык-төлек рейтингы белән уртаклашасым килә (ләкин бу исемлек туклану үзенчәлекләрен читләштерүче аллергия, шикәр чире һәм башка шудый хроник авырулары булганнарга кагылмый.)

1. Сөт, сөттән эшләнгән ашамлыклар.

Эремчек һәм шикәр кушылмаган йогуртлар көн саен 50-150 грамм.

2. Ит.

- Сыер яки сарык ите - атнасына 1-2 тапкыр, - кош-корт ите(тавык, күркә һәм башка төрлесе) - атнага 2-4 тапкыр, - куян ите. Әгәр яратсагыз, ул да файдалы. Бер ашаганда 200 граммнан да күп булмаска тиеш. Ләкин колбаса бу исемлеккә керми.

3. Балык.

Балык бик файдалы. Атнасына 4-6 тапкыр ашарга тырышыгыз. Барлык төрләрен дә: яңа тотылганы, ысланганы, тозлысы, мич эчендә "җиңдә" пешерелгәне, суда пешерелгәне, парда әзерләнгәне дә. Көн саен 100-200 грамм да җитә.

4. Йомырка.

Атнасына 2-5 йомырка ашарга кирәк. Иң яхшысы - суда пешереп ашау.

5. Яшелчә-җимеш.

Көн саен берничә тапкыр ашарга кирәк (ким дигәндә 500 грамм). - Җиләк-җимешне иртәнге һәм төшке аштан соң десерт рәвешендә ашау яхшырак, бигрәк тә сезонлы җиләк-җимешне. Әлбәттә, һәммәсенең чамасы булырга тиеш! Яшелчәләрнең, хәтта иң файдалы саналганын да артык ашарга ярамый, чөнки алар да ашказанын зурайтырга мөмкин. Азыкны яхшылап чәйнәргә кирәклеген дә онытмагыз", - дип киңәш бирә табиб. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: