Файдалы киңәшләр
21 Май 2023, 05:25

Камыр өчен шәп

Йомырканы туңдыргычта ничек сакларга?

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Йомыркаларны саклау өчен берничә ысул тәкъдим итәбез:

*Вак пакетларга миксер белән болгатып, кайсына биш, кайсына ун итеп салып зур контейнерга тутырырга була, кыш көне кайсысы кирәк шунсын алып кулланырга була.

*Шешәгә салырга мөмкин.1 литрлы шешәгә туглаган 21 йомырка керә. Чокып алган саен шешәсен кисәргә мөмкин.

*Кечкенә савытларга өчәрне сытып, болгатып туңдырсаң, токмач, мантый һ.б. камырга бик әйбәт була.

*Болгатып туңдырсаң бик жайлы, чәк-чәк бик уңа, бөтен көе туңгач сарысы төерле була. Тугларга кирәк.

*Туңдырган йомыркадан баскан токмач та яхшырак чыга.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас