*Тавык кызарып пешсен өчен, аңа куе итеп каймак сыларга кирәк.
*Балыкны кыздырыр алдыннан аны уылган сыр кушылган онда яки сохарида әвәләгез.
*Бавыр йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләр алдыннан ике сәгать салкын сөттә тотыгыз.
*Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.
*Әстерхан чикләвеген кулланыр алдыннан газ мичендә тотып алсагыз, ул тагын да хуш исле һәм тәмле булыр.
*Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.
*Дөге таралып торсын һәм тәмле булып пешсен өчен, суга бераз гына аш серкәсе салыгыз.