Профилактика максатларында көндәлек диетаны бавыр өчен файдалы булган ингредиентлар белән баетырга киңәш ителә. Мәсәлән, имбирь чәе бөердәге ташларын эретә, бавырны чистарта һәм буыннар авыртуын баса.
Имбирь С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирьны көндәлек рационга кертү - авырулардан профилактика да.
Имбирь — энергия чыганагы.Имбирь, кофе кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә анда кофеин да юк.
Имбирь чәен болай пешерәләр:
Имбирь; су;
Бал;
Лимон.
Чәйне пешерү ысулы:
Имбирне кыргыч аша үткәрәбез. (Тулы бер чәй калагы чыгарга тиеш.)
Аннары 500мл су кайнатабыз, имбирь салып, 10 минут томалап тотабыз;
Тәменә карап бал, лимон салырга мөмкин.