Сөякләр, буыннар өчен файдалы рецепт.
Яшь барган саен безнең сөякләр ныклыгын югалта, буыннар ката, сызлый. Якынча 32-34 яшьтән сөякләр "йомшара" башлый, тиз сынучанга әйләнәләр. Шуңа күрә дә карт кешеләр еш имгәнәләр, җайлы гына егылган очракта да аяк-кулларын сындыралар. Табиблар әйтүенчә, әгәр яшьрәк чактан ук сөякләр турында кайгыртып торсаң, картайгач та көр булып, сау-сәламәт яшәргә мөмкин.
Бу рецепт күп тапкыр сыналган - ул тез буыннарын, сөякләрне ныгытырга һәм авыртулардан арынырга ярдәм итә.
Ингредиентлар:
- 3 аш кашыгы йөзем,
- 40 г ташкабак орлыгы,
- 2 аш кашыгы желатин,
- 4 аш кашыгы көнжет,
- 200 г бал,
- 8 аш кашыгы җитен орлыгы (льняного семени).
Барлык ингредиентларны блендерда ваклыйбыз. Аннары банкага салып, капкач белән каплап, суыткычка куябыз.
Иртәнге аш алдыннан бер аш кашыгы, ә төшке аш алдыннан тагын бер кашык эчеп куябыз.
Берничә атнадан буыннар сыгылмалыга әйләнеп, шыгырдамый башлаганын сизәрсез, сөякләр дә нык булачак! Сез дә сынап карагыз әле.