Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 Май 2023, 17:55

Күрү сәләтен яхшырта

Элек-электән яратып кулланыла торган ризыкларның берсе.

freepik.com
Фото:freepik.com

Ясмыкны “борчак патшасы”, “сәламәтлек келәте” дип “олылыйлар”. Тикмәгә генә түгел. Аксым, минерал һәм микроэлементлар микъдары буенча “чемпион” ул.

Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырту үзлегенә дә ия икән. Бөерләре авырткан кешеләргә ясмык ашау файдалы.

Табиблар әйтүенчә, ясмыкны даими куллану организмны чистартып кына калмый, бәлки әле савыктыра да. Канда шикәр микъдарының “сикерүенә” юл куймый, димәк, диабеттан җәфаланучылар өчен дә файдалы. Яман шеш авыруы куркынычын киметә. Нерв күзәнәкләрен тынычландырып, күңел төшенкелегеннән коткаруга ярдәм итә.

Ясмык төрле төстә була. Иң киң таралганы – көрән төстәгесе. Аннан аш, пюре, паштетлар әзерлиләр. Үзеннән бераз гына чикләвек исе килеп тора. Тышчасы бик юка булганлыктан, тиз пешә. Шуңа күрә пешерер алдыннан суга салып бүрттерүнең кирәге юк.

Ясмык ашы:

Ит шулпасына бәрәңге, суган, кишер турап салырга һәм өлгерергә 10-15 кала яхшылап юган кызыл ясмык ярмасын өстәргә. Яшел тәмләткечләр, каймак белән ашарга.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: