Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 Май 2023, 19:40

Буыннар сызласа

Сирень чәчәге белән дәваланып карагыз.

freepik.com
Фото:freepik.com

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша. Мәсәлән, буыннарыгыз сызлый икән, сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак төбен чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш кашыгы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 нисбәтендә су кушалар.

Күзнең күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар. Катлаулы төнәтмәне куллану бик нәтиҗәле: 2 аш кашыгы булсын өчен, яңа сирень яфракларын ваклап, аларны 300 грамм сок, 200 грамм бал белән катнаштыру. 100 мл аракы салыгыз, капкач астында караңгы урында тәүлеккә калдырыгыз. Куллану алдыннан катнашманы яхшы селкетергә кирәк.

Аяклар ярылганда кулланалар. Классик рецепт буенча әзерләнгән төнәтмәне зарарланган участокка компресс буларак кулланырга, аны көненә өч тапкыр алыштырырга. Бер үк вакытта көненә өч тапкыр ашар алдыннан 30 тамчы эчкә дә (чәй белән дә була) кулланыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: