Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 Май 2023, 10:05

Кычыткан җыясызмы?

Файдалы үзенчәлекләре бихисап.

Кычыткан җыясызмы?
Кычыткан җыясызмы?

Медицинада кычытканның яфракларын файдаланалар. Алар вита­миннарга, аерым алганда, аскорбин кислотасына (0,6%) һәм каротинга (50% ка кадәр), шулай ук К, В2, В3, витаминнарына бай. Моннан тыш яфракларында дуплау матдәләре (2% тан артык), органик кислоталар 0,2% чамасы), крахмал (10% ка кадәр), шикәрләр (25% ка кадәр), хло­рофилл (8% ка кадәр), шулай ук камедь, ситостерин, тозлар бар.

Кычытканның чагу үзлеге төкчәләрнең тукыма согындагы кырмыска кислотасыннан. Кычыткан яфраклары көлендә 6,3% ка кадәр тимер оксиды бар.

Кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи пешерәләр. Кавказ халыклары яшь яфракларыннан тәмле милли ашлар әзерлиләр.

Туклыклылык кыйммәтләре ягыннан кычыткан кузаклы үсемлекләргә якын, шунлыктан аны терлек һәм кош-корт азыгына кушалар.

Яфракларыннан азык һәм фармацевтика продуктлары өчен зарарсыз яшел буягыч алалар, ә сабагыннан тукыма өчен сүс алырга мөмкин.

Кычытканда К витамины һәм дуплау матдәләре күп, шунлыктан аны медицинада, нигездә, кан китүне туктаткыч буларак файдаланалар.

Ана­лыктан, геморрой, үпкә, эчәк һәм борыннан кан киткәндә әзер сыек эк­страктын (даруханәләрдә саталар) яки төнәтмәсен кулланалар. Төнәтмәне 1 стакан кайнар суга 15 г вакланган коры яфраклар исәбеннән әзерлиләр, 10 минут төнәтәләр һәм, суынгач, көнгә 3—4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак та кулланалар.

Кычыткан белән азканлылыкны дәвалыйлар, чөнки ул гемоглобинны күтәрүгә булышлык итә һәм эритроцитларны арттыра. Яфракларының кайнатмасы канда­гы шикәрне киметә. Традицион медицинада кайнатма хатыннарның сөт килүен арттыра дип исәплиләр. Халык медицинасында кан киткәндә шулай ук яшь яфраклар согын тәкъдим итәләр (көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы).

Кычытканны тагын сидек, газ кудыргыч, бизгәккә каршы, кан чистарткыч һәм яраларны төзәтүче чара буларак кулланалар. Ул шулай ук бавыр һәм үт куыгы, бөердәге таш, уремия (сидек канлану), сары су, ревматизм, бронхит, ту­беркулез, нерв өянәге, золотуха, чуан, тимрәү, ашказаны спазмасы, га- дәти эч кату, диспепсия авыруларыннан, менструация тоткарланганда һәм регуляр булмаганда файдалы.

Элек халык медицинасында еш эч киткәндә уылган, вакланган коры кычытканны ипи белән ашаганнар. Халык медицинасында дизентериядән кычыткан һәм бөрлегән яфраклары төнәтмәсен эчәләр (1,5 стакан кайнаган суга һәр икесен 1 әр чәй кашыгы). Җылы урында 2 сәгать тоталар да көнгә 3—4 тапкыр 1/3—- 1/2 әр стакан эчәләр. Эч кату белән интегүчеләргә бик каты геморрой авыртулары вакытында эчәр өчен тигез өлеш кычыткан һәм эт шомыр­ты яфракларыннан (бер-ике ел элек җыелганнарыннан) 0,5 л кайнаган суга 15 г җыелма исәбеннән кайнатма әзерлиләр, 10 минут кайнаталар, суыталар, сөзәләр. Андый кайнатманы ашаганга кадәр көнгә 3—4 тап­кыр яртышар стакан эчәләр.

Кычыткан яфраклары һәм сабакларыннан менә дигән тәмләткеч әзерләргә мөмкин. Моның өчен аларны җилләтелә торган урында күләгәдә киптерәләр, аннары ваклыйлар, илиләр һәм коры урында бан­каларда саклыйлар. Шулай итеп, алынган порошокны яз көне киң фай­даланалар, аны соусларга, ашларга, йомырка тәбәсе, хәтта ботка һәм коймакларга да кушалар. Витаминнарны саклау өчен кайнар ашларга кычытканны соңгы чиратта салалар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: