Май аенда бөтен бакча-кырлар сап-сарыга манылып, тузганак чәчәгенә күмелә. Чәчәгеннән алып тамырына кадәр файдалы булган үсемлекнең вакытында файдасын күреп калырга кирәк.
*Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар.
*Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә.
*Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.
*Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.
*Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.
*Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм көнгә берничә тапкыр эчегез.
Тузганакны әллә ничә төрле максатта кулланырга мөмкин. Җыеп калыгыз, файдасын күрегез.