Барлык яңалыклар

Арпа чистарта

Организмны токсиннардан, шлаклардан арындыра.

freepik.com
Фото:freepik.com

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәклекне дәвалый һәм шикәр диабетыннан файдалы.

Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр.

Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән аякны юып, гөмбәчекләрдән котылырга мөмкин.

Пневмония, бронхит, көчле ютәл булганда, көнгә берничә тапкыр арпа төнәтмәсе эчәргә кирәк. Аны болай әзерлиләр: 2 аш кашыгы арпа яки солыга шул ук күләмдә йөзем кушып болгаталар һәм 1,5 литр суга салалар. Савытның өстен каплап сүлпән утта сыеклыкның яртысы парга әйләнгәнче кайнаталар. Эчәр алдыннан бер аш кашыгы бал өстиләр.

Ашказаны, эчәк, үт куыгы, бавыр, бөер, бәвел чыгару юллары, артрит, ревматизм, диабет авырулары вакытында 20г арпаны 1 стакан суга салып 4-5 сәгать тоталар. Аннары 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 4-5 мәртәбә ашар алдыннан 2-3 аш кашыгы эчәләр.

Геморрой, цистит, пиелонефрит борчыганда, арпаны җылы дымлы шартларда шыттыралар. Яшел үсентеләрне киптереп уалар. 2 аш кашыгы чималны 1 л кайнар суга салып 4 сәгать төнәтәләр. Сөзгәч көнгә 4-6 тапкыр 0,5 стакан эчәләр.

Эч киткәндә, колит күзәтелгәндә 50г арпаны 0,5л кайнаган суга салып 6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 3-4 мәртәбә 1/3 стакан эчәләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: