Барлык яңалыклар

Организмнан артык тозларны чыгарабыз

Бу бик җиңел һәм файдалы ысул 

Организмнан артык тозларны чыгарабыз
Организмнан артык тозларны чыгарабыз

Дөге ярдәмендә организмнан артык тозларны чыгара беләсезме? Бик җиңел һәм файдалы ысул тәкъдим итәбез.

Төнгелеккә 3 аш кашыгы дөгене 1 литр суга салып калдырыгыз. Иртән суын түгегез һәм яңа су салып, 5 минут пешерегез.

Аннары пешкән дөгене юыгыз, аңа тагын яңа су салып, 5 минут пешерегез.

Тагын 2 тапкыр шулай эшләгез.

4 тапкыр пешергәннән соң дөгене җылы килеш ашарга кирәк һәм 3 сәгать авызга бернәрсә дә капмаска, ач торырга.

Аннары үзегез теләгән ризык белән тукланырга мөмкин. Көндәлек рационыгызга кипкән җиләк-җимешләрне кертегез.

Үтәкүренмәле, буш дөге бу очракта ризык кебек түгел, ә дару булып тора - ул сорбент кебек тоз туплый һәм организмнан чыгара.

Мондый чистарыну курсы 10 көн.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: