Барлык яңалыклар

Укроп кулланасызмы?

Аның файдасы күп төрле.

adfarm.ru
Фото:adfarm.ru

УКРОП - тәмләткеч кенә түгел, дәвалану чарасы да. Аның составында А, В, С, Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, аскорбин кислотасы бар.

*КҮЗДӘН ЯШЬ АКСА. Укроп үләне яки орлыгы төнәтмәсен сеңдергән марляны (мамыкны) күзгә ябып торыгыз. Төнәтмә өчен вакланган 1 аш кашыгы үлән яки орлык кирәк бул, 1.5 стакан кайнар суда төнәтелә.

*ЙӨРӘК ЭШЧӘНЛЕГЕ ӨЧЕН. Әлеге яшел тәмләткечне даими куллану нәтиҗәсендә кан кислородка баеп тора, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра. Укропта баш миендәге кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын киңәйтә торган анетин бар, бу матдә аларга файдалы микро һәм макроэлементлар белән тукланырга ярдәм итә.

*️ЙӨКЛЕ һәм бала имезүче ханымнар өчен дә файдалы, ул аларның сөтен арттыра.

*️НЕРВ системасын тынычландыра.

*️АШКАЙНАТУ процессын көйли.

*️ТОКСИННАРДАН, шлаклардан чистарта, ютәлдән дә файдасы бар. ️

БӨЕРДӘ һәм ҮТ КУЫГЫнда таш булганнан: ике аш кашыгы ваклап туралган укроп өстенә 400 мл кайнар су салып, өстен каплап, 15-30 минут төнәтегез. Сөзегез һәм җылы килеш көнгә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне ике-өч атна дәвамында эчәргә киңәш ителә.

ГИПЕРТОНИЯДӘН (югары кан басымы): 1 аш кашыгы киптереп вакланган укропка 150-200 мл су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтәләр. 1 стакан төнәтмәне, көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала өчкә бүлеп эчәләр. Әлеге рецепт йокысызлыктан да файдалы.

️АШКАЗАНЫ һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан: 2 чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр – ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчегез.

БРОНХИТ, ПНЕВМОНИЯ вакытында: 500 мл кайнар суга 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып төнәтегез һәм көнгә өч тапкыр ач карынга 100әр мл эчегез.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: