Витаминнар турында:
*A витамины – тире сәламәтлегенә, теш, сөяк, күзләргә файдалы. Сыер/ тавык бавырында, диңгез балыгында, йомыркада, эремчектә, сөттә, кишер, кабак, апельсин-мандариннарда күп. ⠀
*В1(тиамин) – углеводларны энергиягә әверелдерергә, баш мие, йөрәк һәм тән мукуллары эшчәнлегенә ярдәм итә. Ул кәбестә, ипи, кишер, борчак, бәрәңгедә була. ⠀
*В12- нерв күзәнәкләре эшчәнлегенә ярдәм итә. Әлеге витамин җитмәү анемия, хәлсезлеккә китерә. Ул ит, сөт, сыр, йомыркаларда була. ⠀
*В6 – нерв системасына, гемоглобин эшләп чыгаруга, кандагы шикәрне көйләүгә булыша. Авокадо, банан, борчак, ит, чикләвекләрдә күп. ⠀
*С витамины салкын тиюгә каршы торучанлыкны күтәрә. Әлеге витамин цитруслыларда, гөлҗимеш, киви, кара карлыган, кызыл борыч, миләштә күп. ⠀
*D витамины организмга бигрәк тә кальцийны үзләштерү өчен кирәк. Сөт продуктлары, йомырка сарысы, балык маен, диңгез кәбестәсе, диңгез балыгында була.
*Е витамины йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк. Ул көнбагыш, зәйтүн, кукуруз, виноград, чикләвек мае составында бар; көнбагышта, үрдерелгән бодайда, шпинат, брокколлида күп.