Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 апрель 2023, 09:35

Ничек кулланалар?

Йомырканың кабыгы да файдалы.

freepik.com
Фото:freepik.com

Йомырка кабыгын төеп, порошок ясап кулланалар. Йомырка яхшылап юылган (сабынлап та юарга була), пешкән булса яхшы, бу вакытта ул термоконтроль үтә.

Йомырка кабыгының файдасы:

*Кальций чыганагы. Организмны кальций белән тәэмин итә, тешләрне, сөякләрне ныгыта.

*Яман чирдән саклый. Радиоактив элементларны чыгара.

*Авырлы вакытта җитмәгән кальций чыганагы була ала.

*Пешкән урыннарны, гастрит, язва вакытында, эч барганда, сидек куыгындагы авыруларны дәваларга булыша.

*Балаларга 6 айдан кулланырга ярый, үсүче организмга аеруча файдалы

*Диатезны дәваларга мөмкин. Йомырка кабыгыннан ясалган порошокны, кашыкның дүртән бер өлеше кадәр салып, кайнаган су белән болгатып эчәсе. Иртәнге аштан соң 2-3ай дәвамында куллану киңәш ителә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: