

Әгәр дә авыздан тәмсез ис килә икән, организмга В3 витамины җитешмәскә мөмкин.
Әгәр дә эз генә бәрелсәң дә, тән күгәреп чыга һәм ул урын озак төзәлми икән, димәк С витамины җитешми.
Бер сәбәпсез эч ката икән, организм В төркеме витаминнарына кытлык кичерә дигән сүз.
Баш әйләнүе һәм колак шаулавы B3 һәм E витаминнары, шулай ук марганец һәм калий җитешмәүдән дә булырга мөмкин.
Күзләрнең еш кызаруы, караңгыга тиз күнегә алмау, арпа чыгу - А һәм В2 витаминнары җитешмәүдән, диләр.
Чәч куаклау - В12, В6, F дефициты.
Чәч тоныклануы, киезләнүе, сынучан булуы - В, F витаминнары һәм йод җитешмәү билгесе.
Чәч коелу - В9, С, Н, инозит витаминнары җитмәү.
Йокысызлыктан интегү - В төркеме витаминнары, калий һәм кальций җитешмәү.
Еш кына танау канауның сәбәбе С, К, В3 витаминнарына кытлык кичерүдән дә булырга мөмкин.
Биткә сыткылар чыгу - А һәм В витаминнары җитешмәү билгесе булуы ихтимал.
Сәламәтлегегез какшаганын сизәсез икән, табибка күренегез һәм тиешле тикшеренүләр үтеп, ул киңәш иткән дарулар һәм витаминнар белән дәваланыгыз.
Фото: cmrt.ru