Файдалы киңәшләр
22 апрель 2023, 11:43

Йөземнең никадәр файдалы булуын беләсезме?

Ул күп авырулардан котылырга ярдәм итә. 

Йөземнең никадәр файдалы булуын беләсезме?Йөземнең никадәр файдалы булуын беләсезме?
Йөземнең никадәр файдалы булуын беләсезме?

Йөзем кыштан соң көчсезләнгән организмны ныгытырга ярдәм итә - органик кислоталар, минераллар һәм витаминнар белән тулыландыра. Йөзем нерв системасын да тынычландыра. Шуңа күрә балаларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә көненә бер уч йөзем ашау бик файдалы.

Бу җимеш шулай ук, йөрәк-кан тамырлары системасын көйле эшләрга булыша. Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Димәк, тын юллары органнары авырулары аркасында хәлсезләнгән һәм анемиягә бирелүчән кешеләргә йөзем ашау файдага гына булачак. Мәсәлән, коронавирус белән авырганнан соң аны ешрак ашарга кирәк.

Шулай ук, йөзем бөерләргә дә йогынты ясый, бәвел бүленүен көчәйтә, шешенүләрне бетерә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас