

Белгечләр көненә каһвә эчүне 2-3 чынаяктан арттырмаска киңәш итә. ⠀
Файдалы яклары: ⠀
*Кан йөрешен активлаштыра, каһвә эчкәндә, баш мие кислород белән яхшырак тәэмин ителә, нәтиҗәдә, кешенең фикер йөртүе тизләшә;
*Стресстан булыша. Каһвә составында бәхет гормоны – серотонин бар һәм ул эмоциональ арудан саклый;
*Каһвәне чамасын белеп куллану авырулардан саклый ( шикәр диабеты, бавыр авырулары, Альцгеймер авыруы, астмадан һ.б.).
*Үт куыгында ташлар ясалуга киртә була
*Табигый каһвә ашказаны өчен дә файдалы. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны көйли һәм азыкның яхшы үзләштерелүенә булыша.
Каһвәнең зыяны да булырга мөмкин:
*️Каһвәне артык күп эчү нерв системасына начар тәэсир итә, организмда агрессия туа һәм кәефнең начараюына китерә;
*️Гипертония, тахикардия һәм башка йөрәк авырулары вакытында каһвә эчү пульсның ешаюына, кан басымының күтәрелүенә китерергә мөмкин;
*Каһвәнең организмнан В6, В1, кальций һәм башка микроэлементлар юдыртып чыгу сәләте бар. Әлеге эффектны киметү өчен, аны сөт белән эчү киңәш ителә.
*Күп куллану физик бәйлелеккә китерергә мөмкин һ.б.