Файдалы киңәшләр
18 апрель 2023, 11:05

Шешенгәндә нишләргә?

Кайвакыт иртән уянасың да аптырап китәсең.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Кайвакыт иртән торасың да бөтен җир шешенгән була. Шешенү ул - организмда сыеклык күп җыелган дигән сүз.

Артык сыеклыкны чыгарырга биш продукт ярдәмгә килә. Шулар арасында беренче урында - кыяр. Сельдерей һәм петрушка да организмнан сыеклыкны чыгару үзлегенә ия. Җылы якларда гына үссә дә, манго да шешенүдән бик файдалы. Мангоның йомшагында югары микъдарда сыеклык һәм минераль матдәләр күп. Шуңа күрә ул артык сыеклыкны чыгарырга булыша һәм матдәләр алмашын яхшырта. Шешенүдән файдалы булган тагын бер ризык - нарат җиләге.

Шешенүдән түбәндәге киңәшләр ярдәмгә килә:

*️күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз, бер урында озак утырмагыз;

*көн саен аякларны 15 минут дәвамында өскәрәк күтәреп ятып торыгыз;

*️табан астына массаж ясагыз, махсус щетка яки мунчаланы кулланырга була;

*️диңгез тозы белән ванночка эшләргә була, су температурасы якынча 30-35 °C булырга тиеш;

*️су эчү күләмен киметмәгез, организмга кирәк күләмдә (көнгә 3л га кадәр) кулланыгыз;

*️физик күнегүләр ясагыз,

*️натрии‌га баи‌ ризыклардан тыелып торыгыз (маслины, тозлы чикләвекләр);

*тоз күләмен чикләгез, тозлы, ысланган ризыклар, төрле тәмләткечләр организмда артык сыеклыкны тоткарлый, сусата.

*баллы ризыкларны чикләргә тырышыгыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас