

Һәр кешенең, гомерендә бер генә мәртәбә булса да, кулына сөял чыга. Сулы сөял булганда кызгылт яки үтә күренмәле сыекчалы куык барлыкка килә. Беренче карашка зур булмаган бу проблема күп кенә уӊайсызлыклар тудыра. Шулай да сөялне өйдә дәвалап була. Әмма кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, хәл катлауланырга мөмкин.
Канлы үлән (чистотел). Бу үлән халык медицинасында сөялне, бетчәне һәм төрле тапларны бетерүче буларак кулланыла.
Тузганак. һәр көн саен бу үләннән сыгып алынган су белән ышкыган очракта сөял бетәргә мөмкин.
Башлы суган. Пешкән кайнар суган яки яшел кыяктан төеп ясалган боткасыман измә сөялгә ягыла һәм сәламәт тире зарарланмасын өчен бәйләп куела.
Сарымсак. Сарымсак вакланып, бергә-бер исәбеннән дуңгызның эч мае белән яхшылап болгатыла. Сөялгә көн дә шул измә сөртелә.
Помидор. Сөялле урынга помидор яисә томат-пюре сөртәләр. Помидор шулай ук аяк бармаклары арасындагы гөмбә авыруын да дәвалый.