

Иммунитетны күтәрү һәм йөрәкне ныгыту өчен бик яхшы катнашма рецепты тәкъдим итәбез.
Башта җимешләрнең файдасы турында язып үтик.
Күрәгәнең файдасы
Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кешеләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.
Йөзем
Ул шулай ук минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы.
Кара җимешнең файдасы
Составында клетчатка күп булганга, ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли; Кара җимештә А витамины күп булуы билгеле, димәк, күзнең күрү сәләтен яхшырта; Ямаш шеш авыруларын булдырмау максатыннан да ашарга кирәк ул җимешне; Ул иммунитетны күтәрә, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр өчен дә файдалы.
Дүләнә турында
Камыр агачы, дип тә атыйлар аны, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, кан басымын көйли, кан әйләнешен яхшырта. Инсульт һәм инфарктны булдырмый калырга ярдәм итә.Картаю процессын тизләтүче ирекле радикаллар белән көрәшә. «Начар» холестеринны киметә. Ашкайнату процессына булышлык итә, эчәклек инфекцияләрен бетерә.Йокыны көйли, стрессны бетерә.
Гомумән, иммунитетны күтәрү һәм йөрәкне ныгыту өчен бик яхшы катнашма рецепты тәкъдим итәбез. Аның өчен кирәк:
Өч лимон;
200 г кара җимеш;
200 г йөзем;
200 г күрәгә;
200 г әстерхан чикләвеге;
100 г дүләнә ( боярышник);
100 г гөлҗимеш
Боларның барысын да иттарткыч аша үткәрәбез. Аннары бу катнашмага 250 г бал өстәп, 10 көнгә туыткычка куябыз. Ач килеш көн саен иртән 1аш кашыгы кабабыз.15 -20 минуттан соң ашарга ярый.
Шикәр диабеты, ашказаны чирләре белән интегүчеләр табиб белән киңәшләшсен.