

Соңгы арада күпләр муен тирәсендәге авыртуларга зарлана. Чөнки телефонда күп утырыла, эштә дә компьютердан файдаланабыз. Шуңа күрә муен остеохондрозыннан әлеге рецептны белеп тору зыян итмәс.
Кирәк була:
*Чистартылмаган исле үсемлек мае (нерафинированное масло)
*Вак тоз (диңгез тозын да кулланырга була, кофемолкада ваклап)
«Дару»ны тулы бер дәвалану курсы өчен әзерлибез:
-10 аш кашыгы вак тоз өстенә -20 аш кашыгы май агызабыз.
-Яхшылап болгатып, берничә көнгә куеп торабыз.
-Нәтиҗәдә ак төстәге масса барлыкка килергә тиеш.
-Аны һәр көнне муенга сылап, массаж ясыйбыз.
-Башта ике-өч минут кына, һәр көнне икешәр минут өстәп барып, егерме минутка кадәр арттырасыз.
-Массаж ясап бетергәч, муенны дымлы җылы сөлге белән сөртәбез.
Ун процедурадан соң алга китешне сизәрсез. Дәвалану барышында матдәләр алмашы да яхшырачак.