

Күзнең күрү сәләтен яхшырта торган рецептлар:
-200 мл җитен мае,
-4 лимон,
-3 баш сарымсак,
-1 кг бал кирәк була.
Чистартылган сарымсакны, кабыгы белән ике лимонны, кабыксыз ике лимонны иттарткычтан уздырабыз.
Барлыкка килгән массага җитен мае белән бал салып болгатабыз да, пыяла банкага тутырабыз.
Банканы суыткычта саклыйбыз.
«Дару»ны атнага бер тапкыр, көненә өч мәртәбә ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы кулланабыз.
Күз күреме начарланса, шулай ук алоэ ярдәмгә килә:
- 0,5 кг алоэны кисеп, кара пакетка салырга (яктылык кермәсен өчен) һәм 2 атнага суыткычка куярга;
-холодильниктан алгач, иттарткычтан чыгарырга;
- 0,5 кг кагор эчемлеге һәм 0,5 л бал салып болгатырга,
-көн саен иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабып куярга.
Суга болгатып, сөзеп эчсәң, җайлырак эчелә.
Күз күреме начараймасын өчен, түбәндәге продуктларны ашарга тырышырга кирәк: күрәгә, өрек, как, ️йөзем, ️кишер ️кабак, петрушка, ️укроп, ️яшел суган, ️кукуруз да бик файдалы.
Эчемлекләрдән яшел чәйгә, дүләнә (боярышник) төнәтмәсенә өстенлек бирергә кирәк.
Иң әйбәт иртәнге туклану – уылган кишергә каймак яки үсемлек мае сибеп ашау.