

Бәрәңгедән ничә төрле ризык әзерләп була, беләсезме? Кемдер 500, ә кемнәрдер 1000нән артык дип ышандыра. Шулайдыр!
Менә шулар арасында иң гади, шул ук вакытта иң тәмлеләренең берсе – бәрәңгедән пешкән әче коймак икән.
Аны әзерләү өчен башта бәрәңгене пешереп, яхшылап изәбез. Аннан тирән савытка салып, чүпрә, бераз су, чи йомырка, аз гына бодай оны, тоз кушып болгатабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз.
Ярты сәгатьтән соң бәрәңге коймагын майлы табада кызартып пешереп алабыз һәм кетердәтеп кенә, тәмле итеп сыйланабыз.
Кирәгә: 500 грамм бәрәңгегә – 150-180 грамм он, 10 грамм чүпрә, 1 йомырка, 1 стакан су (камыр куелыгын үзегез теләгәнчә эшли аласыз), тәменчә тоз.
Фото: balthazar.club